«Сталинград батырлыгын онытырлык түгел» дигән тарихи экскурс (6+)

Календарь битләрендә илнең героик елъязмасына мәңгелек итеп уелып калган вакыйгалар бар, шуларның берсе — Сталинград сугышы.

сталинград асв
ае5
8гн7

6 февраль көнне 8 нче санлы китапханә укучылар өчен «Сталинград батырлыгын онытырлык түгел» дигән тарихи экскурс үткәрде. Чара «Батырлыкка йөрәк белән кагылып» дигән китап күргәзмәсе белән танышудан башланды, анда тарихи, матур әдәбият әсәрләре һәм шигырьләр тәкъдим ителде. Китапханәче чара кунакларына совет солдатларының һәм Сталинград халкының батырлыгы һәм кыюлыгы, еракта калган шул заман вакыйгалары, Сталинград сугышының тарихи һәйкәлләре турында сөйләде. Балалар Сергей Алексеевның «Сталинградское сражение» китабыннан хикәяләрне тыңлады. Тарихи экскурс герой-шәһәр өчен көрәшеп һәлак булган солдатларның якты истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: