«Яр Чаллы. Вакыт тасмасы» тарихи экскурсы (6+)

15 июньдә Үзәк балалар модель китапханәсендә Чаллы шәһәренең еллык юбилеена һәм беренче «КамАЗ» йөк автомобиле чыгарылуга  ел булуга багышланган «Яр Чаллы. Вакыт тасмасы» дигән тарихи экскурс узды. Мәктәп яны лагерена йөрхче балалар Чаллы тарихының төрле чорлары белән бәйле тарихи фактлар белән танышты. Алар төп этаплар – авылга нигез салыну, сәүдәгәрлек үсеше, совет чорында сәнәгатьчелек үсеш алуы һәм ярты миллионлык шәһәргә әйләнүе турында белде. 

IMG_20260615_095228
IMG_20260615_095257
IMG_20260615_101302
IMG_20260615_101317
IMG_20260615_110431

Панорамалы төрләрне интерактив чагыштыру кызыклы булды: балалар гаҗәпләнеп иске кадрларда үзләренә таныш урамнарны һәм биналарны тапты, шәһәрнең кыяфәте ничек зур үзгәрешләр кичерүен һәм агач өйләр урынында заманча мәһабәт йортлар үсеп чыгуын билгеләп үтте. Үткәнне һәм бүгенгене чагыштырып, балалар гадәти пейзажларга яңача күз сала һәм, үзләрен әлеге бөек тарихның дәвамчылары икәнлеген аңлап, үз шәһәрләре өчен горурлык хисен тоя алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: