«КАМАЗ – 50 ел алдынгы урында» тарихи экскурсы (18+)

18 февральдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә мөһим дата – «КамАЗ» беренче серияле йөк автомобиле чыгарылуның 50 еллык юбилеена багышланган «КАМАЗ – 50 ел алдынгы урында» дигән тарихи экскурс узды. Алып баручының презентация күрсәтү белән үрелеп барган сөйләгәннәре кунакларны автозаводның 1969 елда төзелеш башланудан алып бүгенге көннәргә кадәр тарихы белән таныштырды. Катнашучылар төп заводлар турында кыскача белешмәләр алды, автомобильләрне тулысынча җыеп бетерүче Автомобиль заводы буйлап виртуаль экскурсия кылды. Аларны КамАЗда чыгарылган иң кызыклы машиналар турында мәгълүмат аеруча тәэсирләндерде, аларның һәрберсе чын шедевр һәм технологияләрдә, киләчәк машиналарында алга атлау: электорбуслар, пилотсыз машиналар, водоробуслар. Чара азагында завод тарихында төп вакыйгалар, йөк машиналарының модельләре һәм КамАЗ төзүчеләренә һәйкәлләр турында сораулардан торган онлайн-тест узды. 

 

Поделиться: