«Россия дәүләте» тарихи экскурс (18+)

12 июнь көнне безнең ил әһәмиятле дәүләт бәйрәме – Россия көнен билгеләп үтә. Әлеге көн милли берлек, ирек, тынычлык һәм үзара килешү, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы булып тора. Китапханә әлеге бәйрәм уңаеннан  «Россия дәүләте» дигән тарихи экскурс уздырды. Чарада катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Ватан тарихының бөек битләре, аны төзегән һәм авыр чакларда яклап-саклап калган кешеләр турында белде. Китапханәче безнең илдә яшәүче милләтләр турында сөйләде, аның чыгышы презентация слайдлары белән үрелеп барды. Кунаклар бик теләп «Гүзәл Россия» викторинасы сорауларына җавап бирде. Чара азагында катнашучылар Россия Федерациясе гимнын тыңлады. 

smart
smart

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: