«Александр Невский – Рус җирен саклаучы» тарихи экскурс (12+)

22 гыйнварда 10 нчы санлы китапханә «Россияне исемнәрсез күзалдына китерү мөмкин түгел!» программасы кысаларында мәктәп укучыларын бөек полководец, кенәз Александр Невский яшәгән чорларга тарихи экскурс кыларга чакырды. Рус халкы хәтерендә сакланучы геройлар арасында Александр Невский аерым урын алып тора. Ул тарихка ватанны саклаучы, полководец һәм православ динен яклаучы буларак кереп калган.

10ф. Исторический экскурс «Александр Невский – защитник земли Русской». Смотрим отрывок из кинофильма
10ф. Исторический экскурс «Александр Невский – защитник земли Русской». Участники мероприятия
10ф. Исторический экскурс «Александр Невский – защитник земли Русской»

Китапханә кунаклары изге Александр Невскийның тормышы һәм батырлыклары турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды. Китапханәче аларга яшь Александрның нинди яшьтән кенәзлек итә башлавы, аның полководец таланты аркасында рус сугышчылары җиңүгә ирешкән танылган Нева һәм Чудское күле сугышлары, һәм шулай ук аның монгол-татар изүе чорында аның дипломатик таланты, Алтын Урдага соңгы баруы һәм Александр Ярославовичның 43 яшендә вафаты турында сөйләде.  
Чара нәфис һәм документаль фильмнардан өзекләрне кулланып ясалган матур электрон презентация белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: