«800 көн батырлык – 80 еллык хәтер»: тарихи экскурс (12+)

27 гыйнвар, Россиянең Хәрби даны көнне, Ленинградны блокададан тулысынча азат итүгә 80 ел булу хөрмәтенә, Үзәк балалар китапханәсе «800 көн батырлык – 80 еллык хәтер» дигән тарихи экскурс уздырды.

80 лет
2
IMG-20230127-WA0023
IMG-20230127-WA0027
IMG-20230127-WA0044
1

Чара 25 нче урта мәктәпнең 6-7 нче сыйныф укучылары өчен үз илләре белән горурлану һәм патриотлык хисләре тәрбияләү максатында үтте. Балаларга шул көннәр вакыйгаларына хәрби фотографлар күзлегеннән карарга тәкъдим ителде, чөнки сөйләшү шул заман фотоматериалларына нигезләнеп алып барылды. Укучылар камалышта калган шәһәр халкы өлешенә тигән авыр сынаулар турында белде, блокада көннәре дәвамында бердәнбер тормыш чыганагы булган 125 граммлык ипи кисәген үз күзләре белән күрделәр. Карточкалар буенча ипи тарату процессын күрсәтүче балалар катнашындагы кечкенә сәхнәләштерү икмәк кисәген аеруач тәмле итте. Шулай ук балалар яшьтәшләренең, өлкәннәр белән бер сафта госпитальләрдә, заводларда һәм һава оборонасы отрядларында эшләп, шәһәрнең саклауда никадәр зур роль башкаруын күрде. 

Чара азагында катнашучылар барысы да Д.И.Шостаковичның илебез халкы өчен блокада елларында язылган 7 нче Ленинград симфониясен тыңлады. Балаларның берсе дә битараф калмады.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: