«Без бердәм булганда, без җиңелмәс!» тарихи сәгать (12+)

29 октябрьдә 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен  «Без бердәм булганда, без җиңелмәс!» дигән тарихи сәгать уздырды. Соңгы елларда безнең ил яңа бәйрәм «Халыклар бердәмлеге көне»н рәсмиләштерде, ул хәзер ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә.
Әлеге көнне бәйрәм итү Россия тарихының 1612 елгы вакыйгалары белән бәйле. Чара Россия Федерациясенең дәүләт гимнын тыңлаудан башланды. Балалар бәйрәмнең тарихы, «болганчык еллар»ның кызыклы фактлары белән танышты, халыкны берләштерергә омтылган рус геройлары – Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский, Иван Сусаниннарның язмышлары турында белде.

Поделиться: