«Дәрәҗәләрсез һәм бүләкләрсез» тарихи сәгате (6+)

Бөек Ватан сугышы… Еллар уза, тормыш үзгәрә, әмма вакыт халкыбыз җилкәсенә төшкән авыр сынаулар елларын хәтеребездән сызып ташлый алмый. Безнең Бөек Җиңүне якынайтуга хайваннар дөньясы вәкилләренең үзләреннән нинди өлеш, никадәр бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүе турында бик азлар гына беләдер. 14 май көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 16 нчы санлы китапханә уздырган «Дәрәҗәләрсез һәм бүләкләрсез» тарихи сәгате нәкъ менә аларга багышланды. 

фото1митчсамиьосрп
фото4проврпвапол
фото5еукнцукгнвкаше
фото8(2)порваолпе
фото8цуфпеывари
фото9пегроекыезщзх

Чара вакытында балалар хайваннарның ничек итеп кешеләргә сугыш дәвамында хезмәт итүе, аларның йөз меңләгән кеше гомерләрен саклап калулары турында белде. Нәни кунаклар зур кызыксыну белән этләр, атлар, күгәрченнәр һәм хәтта дөяләрнең фронтта һәм тылда хезмәт турында танып белү хикәясен тыңлады, алар сугыштагы хайваннар турында кызыклы фактларны белде, һәм шулай аларга дүрт аяклы дусларыбызга багышланган сугыш кинохроникасы кадрлары тәкъдим ителде. Чара азагында балалар «Сугышсыз дөнья» биюен башкарды һәм К. Г. Паустовскийның солдат әкияте мотивлары буенча «Похождение жука-носорога» мультфильмын карады, сугыш еллары атмосферасына кереп чумды. Очрашу барышында балалар хайваннарның сугышта ярдәмчеләр генә түгел, ә солдатларга чын дуслар булуына төшенде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: