«Блокада. Ленинградлылар тормышыннан 900 көн» тарихи хроника (6+)

24 гыйнвар көнне 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Ленинград блокадасына багышланган «Блокада. Ленинградлылар тормышыннан 900 көн» дигән тарихи хроника сәгате уздырды. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Яшь китап сөючеләр камалышта калган шәһәрдә яшәүчеләр җилкәсенә төшкән авырлыклар турында белде. Азык-төлек товарлары җитмәү мәсьәләсенә, «ленинград кулинариясе»: целлюлозадан пешерелгән ипи, агач осталары куллана торган җилемнән кисель һ.б. турында мәгълүматка аерым тукталдылар. Шулай ук кеше башына тиешле 125 граммлык тәүлеклек ипи нормасы күрсәтелде. Уч төбенә сыешлы кечкенә икмәк кисәген күреп, балалар бик гаҗәпләнде, һәм китапханәчегә «Алар ничек исән калган?» дигән сорау бирелде. Таня Савичева исемле кыз һәм аның үз туганнарының үлгән көннәрен язып барган көндәлеге турында искә төшерделәр. Укучылар зур дулкынлану белән китапханәче сөйләгәнне тыңлады, һәм чыгыш азагында ишеткәннәре турында үз фикерләре белән уртаклашты. Балалар кызгану хисе белән видеофильмнан өзекләр һәм презентация карады.

 

Поделиться: