«Чәй эчү сәнгате»: очрашу (18+)

13 март көнне шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге «Сәламәтлек» клубы кысаларында «Чәй эчү сәнгате» темасына чәй белгечләре белән очрашу уздырды.

чаепитие
WhatsApp Image 2023-03-13 at 15.06.46
WhatsApp Image 2023-03-13 at 15.06.48 (1)
WhatsApp Image 2023-03-13 at 15.06.48
WhatsApp Image 2023-03-13 at 15.06.49
WhatsApp Image 2023-03-13 at 15.06.46 (1)
 

Россиядә чәй тарихы бер генә йөз еллык түгел. Чәй эчү Россиядә һәркем яраткан һәм үзгә бер гореф-гадәт, аның төп өлеше – аралашу. Билгеле, хәзерге заманда гаиләдә традицион чәй эчүләр көннән-көн сирәгрәк үткәрелә, әмма чәйне куллану культурасы, аның өчен кирәкле әйберләр һәм чәй эчү белән бәйле йолалар бүген дә сакланып килә. Чарада чәй белгечләре катнашты. Алар чәй эчү тарихы, самавырлар, төрле халыкларның тормыш-көнкүреше һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Катнашучылар кеше тормышында чәйнең үзенчәлекле роле турында шигырьләрне, халык мәкальләрен искә төшерделәр. «Чашка чая» һәм «Песня о русском чае» такмак һәм җырлары чараның музыкаль бизәлеше булды. Алып баручы белән берлектә чәйнең файдалы үзлекләрен, аны кайнату сәнгате, чәйнең төрле төрләре турында искә төшерделәр, чәй эчемлекләре рецептлары белән уртаклаштылар. Шулай ук чарадагылар игътибарына «Чәй галиҗәнаплары» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда чәй турында сөйләүче китап һәм журнал мәкаләләре белән танышырга мөмкин булды. Теләге булганнар күргәзмәдә буклет буларак тәкъдим ителгән рецептларны ала алды. 

Сәламәтлек сәгате чәй эчү белән тәмамланды. Чарада катнашучылар бик күп уңай тәэсирләр алды һәм күтәренке кәеф белән өйләренә кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: