«Интернет» һәрчак кызыксыну уята (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре өлкән буын өчен «Өлкәннәргә Интернет серләре» дигән гамәли дәрес уздырды. 

Катнашучыларга компьютерда һәм Интернетта эшләү өчен кирәкле төп мәсьәләләрне аңлаттылар: электрон почта, браузерны ничек кулланырга, социаль челтәрләрдә аккаунтлар булдырырга, коммуналь хезмәтләргә түләү яки телефонга акча салу өчен интернет-банк кушымтасын үзләштерергә һ.б. 

Укуларга килүчеләр шулай ук Россия Федерациясе прокуратурасының гражданнарның хокукый белемнәрен үстерүгә һәм «компьютер гигиенасы»н пропагандалауга юнәлдерелгән мәгълүмати видеоязманы карадылар. 

Безнең уйлавыбызча, китапханәдә компьютер белеме курслары өлкән буын вәкилләренә яңа технологияләрне үзләштерергә ярдәм итеп кенә калмый, ә шулай ук китапханәне заманча мәгълүмати һәм мәдәни учреждение буларак та күрсәтә. Алган белемнәре һәм күнекмәләре өлкәннәргә алга таба компьютерда эшләгәндә һәм яңа программалар үзләштергәндә ярдәм итәр дип ышанып калабыз. 

ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРӘБЕЗ, 2015 елдан шәһәр үзәк китапханәсендә өлкәннәрне уңышлы гына компьютер серләренә өйрәтү курслары эшли. Дәресләр ике ай дәвамында атнага ике тапкыр уздырыла һәм укытулар һәркемгә индивидуаль якын килеп башкарыла, чөнки компьютер технологияләре буенча белем дәрәҗәсе төрлечә. 

Шулай ук өлкәннәр еш кына смартфон һәм компьютер кебек гади гаджетларны үзлектән үзләштерә алмый. Күпләр өчен яңа телефон номерын телефондагы исемлеккә кертү дә авырлык тудыра. Өченче буын вәкилләрен хәзерге заман смартфоннарын һәм интернетны көндәлек тормышта актив куллана белсеннәр өчен, менә шундый гади эшләрне башкарырга өйрәтәбез. Шәһәрдәшләрне компьютер курсларына чакырабыз. Алдан язылу өчен телефон: 71-40-88.

Поделиться: