«Барысы да гаиләдән башлана»: интерактив сәгать (6+)
21 май көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Яшь китап сөючеләр» ял көне клубы әгъзаларының чираттагы очрашуы узды. Гаилә ул – мәхәббәт, хөрмәт, теләктәшлек һәм үзара бәйлелек чыганагы. Һәм гаиләнең әхлакый һәм рухи тәрбиясе процессында, аны ныгытуда китап һәм китапханә әһәмиятле роль уйный. Чарада гаилә, гаилә гореф-гадәтләре, тынычлык һәм иминлек кебек төшенчәләр турында сүз барды. Укучылар өчен «Гаилә зонтигы астында» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда ата-аналар, балалар, алар арасында мөнәсәбәт турында китаплар тәкъдим ителде. «Күңелле китап әйләнеше» интерактив уенында клуб әгъзалары «Гаилә җыры», «Без булдырабыз», «Әбиләр кроссворды» сәхифәләреннән сорауларга җавап бирде. Укучылар үзләренең гаилә альбомындагы истәлекләр белән уртаклашты. Чара азагында «Туганнар» видеоязмасы күрсәтелде. |