«Барысы да гаиләдән башлана»: интерактив сәгать (12+)

8 июль – күркәм «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне». Гаилә – ул йорт. Гаилә – ул мәхәббәт һәм тугрылык хакимлек итә торган дөнья. Ул уртак шатлык һәм борчулар. Һәрберебез өчен гаилә тормышта иң төп, иң кирәге. 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Барысы да гаиләдән башлана» дигән интерактив сәгать уздырды. 

Все начинается….
IMG_20220708_103521
IMG_20220708_120815
IMG_20220708_120410
IMG_20220708_121207
IMG_20220708_121706

Чара кунаклары бәйрәм тарихын тыңлады, аның символлары һәм гореф-гадәтләре турында белде. Катнашучылар, ромашка таҗларын өзеп, сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште һәм гаилә, йорт һ.б. турында мәкальләрне дәвам итте. 

«Гаиләдән дә кадерлерәк нәрсә бар?» дигән күргәзмәдә теләге булганнар гаилә кыйммәтләре турында, гаилә тормышы серләрен ачып салучы, йорт эшләрен алып бару, гаилә бюджетын дөрес төзү, гаилә учагы булдыру турында китаплар таба алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: