«Яхшылык эшләргә ашыгыгыз»: интерактив танып белү сәгате (6+)

16 февраль көнне 11 нче санлы китапханәдә «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз» дигән интерактив танып белү сәгате узды.
Чара барышында алып баручы яшь китап сөючеләргә Россия язучысы Вера Васильевна Чаплинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән «Как белочка зимует» аудиохикәясен тыңлады, В. Чаплина сценариесе буенча төшерелгән  «В лесной чаще» мультфильмын карады, викторина сорауларына җавап бирде. Чарага презентация әзерләнгән иде, ул язучының архивындагы фото һәм видео документлар белән танышырга мөмкинлек бирде. 

Вера Чаплина 30 елдан артык гомерен Мәскәү зоопаркына багышлый, ә 1946 елдан даими әдәби эшчәнлеккә күчә һәм 1950 елда Язучылар берлеге әгъзасы була. 
Аның «Мои воспитанники» (1937), «Четвероногие друзья» (1949), «Питомцы зоопарка» (1955), «Случайные встречи» (1976) һ.б. җыентыклары күптән балалар әдәбияты классикасына әйләнде, күп тапкырлар күп кенә чит телләргә тәрҗемә ителде. Вера Чаплина китапларын берничә буын укучылар укып үсте һәм хәзер дә яратып укыйлар, аның хикәя-повестьлары кызыклы сюжетлары, яхшылыкка һәм зирәклеккә өндәүче эчтәлеге белән әсир итә. 

Поделиться: