«Сез Россия киносын беләсезме?» интерактив викторина (18+)

27 августта безнең илдә Россия киносы көне билгеләп үтелә. Бу көн очраклы гына сайланмаган: 1919 елда бу көнне кинематографны миллиләштерү турында декретка кул куела. Кино сүзсез һәм аклы-каралыдан алып төсле һәм цифрлыга кадәр озын юл үтә, кинематографның мәдәни мирасы — бик зур. Россия киносы көне кино сәнгатенең әһәмиятен ассызыкларга һәм аның Ватан мәдәнияте үсешенә керткән өлешен күрсәтергә ярдәм итә. Әһәмиятле көн — профессиональ кинематографчылар һәм Россия киносын, тормышны аннан башка күзалдына китереп булмаган гаҗәеп дөньяны сөючеләр бәйрәме. 

IMG-20250826-WA0019
IMG-20250826-WA0023
27 августта 1 нче санлы китапханә «Сез Россия киносын беләсезме?» дигән интерактив викторина уздырды. Чара башында китапханәче катнашучыларга кинематограф тарихы турында сөйләде, Россиядә кайчан беренче фильмны тәүге тапкыр күрсәтүләре турында белделәр. Викторина берничә этапта үтте: Россия кинематографы тарихыннан викторина сорауларына җавап бирделәр, зашифрланган әйберләрдә кинофильмнар исемнәрен таптылар, фотолары буенча танылган актерлар һәм режиссерларны искә төшерделәр, ә сюжетлар буенча фильмнар һәм сериаллар исемнәрен атадылар. Чара азагында нәфис фильмнардан өзекләр карадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: