«Лукоморьега портал» интерактив викторина (6+)
2024 ел – ул А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулган ел. Викторина барышында балалар язучының тормыш юлын, шигырьләрен, барлык 5 әкиятен искә төшерде. Алар өч командага бүленде һәм чиратлап сорауларга җавап бирде, А. С. Пушкинның «Сказка о рыбаке и рыбке», «Сказка о мёртвой царевне и семи богатырях», «Сказка о золотом петушке», «Сказка о царе Салтане…», «Сказка о попе и работнике его Балде» кебек әкиятләреннән барлык геройларны искә төшерде. Уен кыры 5әр сораудан торган 6 категорияне тәшкил итте. Һәр команда категория һәм җавапның бәясе язылган сорау сайлады. Әлеге уен балалар китапханәдә кирәкле китапны табу гына түгел, ә буш вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздыру да мөмкин булуын аңласын өчен оештырылды. |