«Виталий Бианки эзләреннән» хайваннар турында интерактив викторина (6+)
20
Февраль 2024
Сишәмбе
Барлык кешеләр дә табигатьне ярата, әмма тереклек дөньясына аерым бер мөнәсәбәте белән аерылып торучылар да очрый. Шундый тылсымлы сәләткә ия булганнарның берсе – язучы Виталий Валентинович Бианки. Аның китаплары әйләнә-тирә дөньяның күп кенә серләренә ачкыч табарга ярдәм итә. Булачак беренче сыйныфлылар Виталий Бианки китаплары буйлап сәяхәт кылды. Китапханәче балаларны язучының биографиясе һәм Виталий Бианки хикәяләренең гаҗәеп геройлары – торналар, кырмыскалар, аюлар һәм хайваннар дөньясының башка вәкилләре белән таныштырды. Китап геройлары аларга «Виталий Бианки эзләреннән» дигән интерактив викторина сорауларына җавап табарга ярдәм итте. Чара «Первая охота» мультфильмын карау белән тәмамланды. |