«Без бергә» интерактив викторинасы (6+)

30 мартта Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Үзәк балалар модель китапханәсендә Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Без бергә» интерактив викторинасы уздырылды. 

IMG_20260330_133457_620
IMG_20260330_141014_840
IMG_20260330_141029_998
IMG20260330105233
IMG20260330135224

Яшь катнашучылар Россиянең рәсми символлары — байрак, герб һәм гимнны, һәм шулай ук илебез рухы белән аерылгысыз бәйләнгән матрёшка, ак каен, беренче космонавт Юрий Гагарин һәм башка йөрәккә якын символларны искә төшерде. 
Очрашу барышында балалар Россиядә яшәүче халыклар, аларның үзенчәлекле гореф-гадәтләре һәм аларның барысын бергә нәрсә берләштерүе турында үзләре өчен күп кенә яңа мәгълүматлар белде. Чара иҗади бирем белән тәмамланды: балалар милли киемнәрдәге фигураларны буяды һәм аларны, дуслык һәм бердәмлек символы булдырып, зур картада урнаштырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: