«Китап һәм спорт – алга атлыйбыз!»: интерактив викторина (6+)

16 март көнне 17 нче санлы китапханә «Китап һәм спорт – алга атлыйбыз!» дигән интерактив викторина уздырды. Балаларга спорт темасына биремнәр тәкъдим ителде, алар спорт турында мәкальләрне искә төшерде; табышмаклар һәм анаграммалар чиште. Аеруча пантомималар бәйгесе ошады, анда мәктәп укучыларына футболчылар, штангачылар, тимераякта ярышчылар, баскетболчылар һ.б.ларны сурәтләп бирергә кирәк булды. 

ф17
на сайт (2)
на сайт

Чара вакытында балалар, китапханәдәге китапларны һәм журналларны кулланып, үзлектән җаваплар тапты. Укучылар зур кызыксыну белән уеннарда катнашты һәм күп кенә сорауларга җаваплар алды. 
Чарага «Спортны яратсаң, көчле булырсың» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче кунакларны спортның төрле төрләре турында китаплар, журналлар белән таныштырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: