Укыйбыз, уйныйбыз, ял итәбез, вакытны файдалы итеп уздырабыз! (0+)
Җәй – күңелле яллар, мавыктыргыч уеннар, ярышлар, матур бәйрәмнәр чоры. 25 август көнне 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 32 нче мәхәллә халкы өчен оештырылган ишегалды бәйрәмен уздыруда актив катнашты. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Укыйбыз, уйныйбыз, ял итәбез, вакытны файдалы итеп уздырабыз!» дип аталган интерактив мәйданчык үткәрелде. Балалар китапханәсе «Әдәби умарта» китап лотереясы, шулай ук танып белү уеннары һәм бәйгеләре әзерләде. Бәйрәмнең иң актив катнашучылары татлы бүләкләр һәм китапханәбез визиткаларын алды. Ишегалды бәйрәме катнашучыларга уңай тәэсирләр, яхшы кәеф, шатлык-сөенечләр бүләк итте. |