«Китапханә ишегалды» интерактив мәйданчык (0+)

6 август көнне 15 нче санлы китапханә Ишегалды бәйрәменә кушылды һәм  «Китапханә ишегалды» дигән интерактив мәйданчык уздырды.
Чара вакытында балалар һәм өлкәннәр өчен танып белү викториналары, бәйгеләр һәм хәрәкәтчән уеннар уздырылды. Чарада катнашучы өлкәннәр өчен «Әдәби калейдоскоп» викторинасы һәм «Сүзләр» иҗади бәйгесе әзерләнгән иде, соңгысында алар үзләренең укымышлылыкларын күрсәтте. «Гаилә агачы» викторинасы бәйрәм кунакларына тугандашлык җепләре турында искә төшерде. 

априарар
1723013983123
1723014131082
1723014555768
1723016553698

Кызлар һәм малайлар бик мавыгып әкият табышмакларын чиште, «Лиана» һәм «Светофор» дигән хәрәкәтчән уеннарда катнашты. Чара азагында балалар ата-аналар өчен «Шалкан» әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте.
Бәйрәм күңелле узды, файдалы мәгълүматларга һәм уңай тәэсирләргә бай булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: