«Закон һәм хокук белгечләре» интерактив уены (12+)

9 октябрьдә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Закон һәм хокук белгечләре» дигән интерактив уен уздырды. Яшүсмерләрнең хокук бозуы темасы бүгенге көндә актуаль, чөнки, кызганычка каршы, һәр яшүсмер дә авыр һәм төзәлмәслек нәтиҗәләргә китерүче хокук бозучы гамәлләр кылуын аңламый. Чарада катнашучыларны «Җаваплылыкны ачыкла» интерактив уены, «Чын яки уйдырма» хокук бозуларны кисәтү буенча мавыктыргыч викторина көтте.

IMG_20251009_085225
IMG-20251009-WA0004
IMG-20251009-WA0013

Яшьләр законнарны белмәү җаваплылыктан коткармый, ә дөрес юлны сайлый белүнең олылар тормышында иң мөһим күнекмә икәнлегенә тагын бер кат инанды. 
Мондый очрашулар бик әһәмиятле, чөнки яшүсмерләргә зарарсыз шаярту һәм киләчәкне бозарга мөмкин булган гамәл арасында чикне күрергә ярдәм итә. Алар һәр кылган эшнең нәтиҗәләре булуын, ә законның безнең һәреберебезне яклау өчен булдырылганлыгын аңлата. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: