«Лукоморье буйлап сәяхәт» интерактив уен (6+)
24
Февраль 2024
Saturday
2024 елда бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тула. А.С. Пушкин – рус һәм дөнья әдәбияты даһие. Язучының аны Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда таныткан һәм күп буын укучылар тарафыннан яратылып укыла торган әсәрләре бик күп. Әкияти интерактив уен барышында балалар бирелгән барлык 5 әкиятне искә төшерде, «У Лукоморья дуб зеленый…» әсәрен, язучының биографиясен хор белән сөйләде. Викторина сорауларына җавапларны «Гаҗәеп күркәм әкиятләр» дигән күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә эзләп таптылар. Чара вакытында балалар бик яхшы белемнәрен күрсәтте һәм бик күп уңай тәэсирләр алды. |