«Николай Гумилёв — язмышы һәм иҗаты» интерактив уены (12+)

15 апрельдә Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен рус шагыйре, прозаигы, Көмеш гасыр әдәбияты вәкиле, рус акмеистлыгы мәктәбенә нигез салучы Николай Степанович Гумилёвның тууына 140 ел тулуга багышланган «Николай Гумилёв — язмышы һәм иҗаты» дигән интерактив уен үткәрде. 
Китапханәче чарада катнашучыларны шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды, аның шигъри стиле барлыкка килү турында сөйләде, һәм шулай ук Н. Гумилёв һәм А. Ахматова мәхәббәте мисалында кеше мөнәсәбәтләренең матурлыгын күрсәтте. 

0AaQedthf9DRj6kyrTqgFxZ4vqS9TW-T4GbHwoNKrJs4STfjmh4gfsU0f-6LJ_TE_U0j12NB73hDYxltun4SVI8W
CZK_HF44W0u-AwgRrzNNofsGE2_aaqLbNI2c-WiW2TDJAYkqUpNOtsUBMqRB7DsuvN2YUuElWYdieMOUVJ7Uq35r
fsvfooewFWkQWc7weD3yTpdBnsJcPwZto67aaguWW6FZaK4w94RxJdPjxxv0zz0sGdkBtXTCEnNdlD8nCXIlxvaU
gzX8Qipzd7rtBUo8WwrkpHr6ruPB_QWw8zdFMvv_g6pCgcaykyWFnDM3zFOgZEWKTWYJNEc94xBJ-sGv7yIMpFnJ

Уен үзе берничә турдан торды. Беренче турда уенчы-интеллектуалларга Николай Гумилев биографиясеннән сораулар бирелде. Икенче тур сораулары Николай Степановичның сәяхәтләренә багышланды. Ә өченче тур шагыйрь әсәрләреннән гадәти булмаган сүзләр буенча булды. 
Чара азагында «Күңеле белән илгизәр рыцарь» дигән китап күргәзмәсе янында әдәбиятка күзәтү ясалды, анда Николай Гумилевның иң танылган әсәрләре тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: