«Идел буе халыкларының милли киемнәре» интерактив уены (0+)

Милли киемнәр мәдәни мирас һәм тарихның бер өлеше булып кала бирә. 17 нче санлы китапханәдә интерактив уен узды, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар безнең Идел буе территориясендә яшәүче халыкларның милли икем үзенчәлекләре белән танышты. Балалар сарафан, ир-ат күлмәге, чабата, кокошник (хатын-кызларның бизәкле баш киеме), алъяпкыч, түбәтәй, тухыяларның нәрсә икәнлеген белде.
«Курчакны киендер» дидактик уены аша балалар рус, чуаш, мордва һәм татар, мари костюмнары белән танышты. Һәр халык, үз милли киемен булдырып, аны иң матуры итәргә омтылган, чөнки андый киемне элекке заманнарда бәйрәмнәрдә генә кигәннәр. 

IMG_20251023_092027
IMG-20251023-WA0007
IMG-20251023-WA0009
IMG-20251023-WA0013

«Халык киемнәре» презентациясе күрсәтелде, анда яшь укучылар милли икемнәр һәм бизәкләрнең матурлыгын күрә алды. Балалар борынгы хатын-кыз баш киеме, классик татар киеменең аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән калфак тарихы белән танышты һәм калфакны милли бизәкләр белән бизәде. Чара тарих, үз ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре турында белемнәрне күбрәк һәм тирәнрәк тулыландырырга ярдәм итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: