«Дөньяда барысы да кызыклы!» интерактив уены (6+)

Бүген, 27 октябрьдә яңгырлы көн булуына карамастан, 13 нче санлы китапханәдә бик җанлы атмосфера хакимлек итә. Чөнки көзге каникуллар башланды, балалар сыйныф белән төрле чараларга йөри. Шатлыклы көлү авазлары ишетелеп тора. 

13 ф. 27.10.2025. 1Интерактивная игра Интересно все на свете 1
13 ф. 27.10.2025. 2Интерактивная игра Интересно все на свете 2
13 ф. 27.10.2025.3Интерактивная игра Интересно все на свете 3
13 ф. 27.10.2025.4Интерактивная игра Интересно все на свете 4
13 ф. 27.10.2025.5Интерактивная игра Интересно все на свете 5
13 ф. 27.10.2025.6Интерактивная игра Интересно все на свете 6

Бишенче сыйныфлылар балалар әдәбияты, әкиятләр, кинофильмнар, башваткычлар һәм иҗади биремнәр дөньясына кереп чумды. Балалар, әсәрләрнең авторларын һәм персонажларын танып, әдәбият буенча белемнәрен күрсәтте. 
Уенда катнашучылар геройлар турында бик күп яңа нәрсәләр белүләре һәм хәтта уенда әйтеп үтелгән китапларны укырга теләк барлыкка килүен билгеләп үтте. 
Чара команда белән эшләү, креативлык һәм укуга карата мәхәббәт үсүенә булышлык итте. Барлык балалар да активлык һәм иҗадилык күрсәтте. Афәрин!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: