«Чаллы нәрсәсе белән данлы» интерактив уены (6+)

2026 ел буе Яр Чаллы шәһәре оешуга 400 ел тулуга багышланган чаралар уза. 5, 6 һәм 7 нче сыйныф укучылары өчен шәһәр тарихы һәм мәдәнияте темасы кызыклы. Язгы каникуллар вакытында 13 нче санлы китапханәгә 93 кеше килде һәм шәһәр тарихыннан кызыклы фактларны белде, уенда үз белемнәрен тикшереп карады. 

13 ф. 01.04.2026 иг-ая игра Чем славны Набережные Челны 2
13 ф. 01.04.2026 ин-ая игра Чем славны Набережные Челны 1
13 ф. 01.04.2026 ин-ая игра Чем славны Набережные Челны 3

Катнашучылар секторлардагы сорауларга җавап бирде: Чаллы шәһәре тарихы; шәһәрнең урамнары, һәйкәлләре һәм күренекле урыннары; Чаллыдагы мөһим вакыйгалар; танылган якташлар. Сораулар күптөрл булды: шәһәребезнең кайсы урамнары һәм проспектлары танылган татар язучылары исемнәре белән аталган? Чаллы шәһәре музееның кайсы экспонаты космоста булган? Балалар үз кече Ватаннары, үз шәһәрләре турында белемнәрен тагын да тулыландырып кайтып китте һәм бу куанычлы!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: