«Белгечлекләр әлифбасы» интерактив уены (12+)

29 октябрьдә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Белгечлекләр әлифбасы» дигән интерактив уен уздырды.
Мәктәпләрнең чыгарылыш укучыларын ел саен кем булырга һәм үзеңә ошаган, яхшы түләнә торган һөнәрне ничек сайларга дигән сорау борчый. Һөнәрләр дөньясы даими яңартылып тора. Кайсыдыр һөнәрләр юкка чыга яки яңартыла, шул ук вакытта яңалары барлыкка килә.

имтваоп
азспец1
азспец2
азспец3
азспец4
азспец5

Интерактив уенда катнашучылар һөнәрләр һәм белгечлекләрнең күптөрлелеге белән танышты. Логик фикерләүгә гади булмаган биремнәрне, һөнәри башваткычларны җиңеп чыктылар, кызыклы фактларны белделәр. Алар һөнәр континентлары буйлап онытылмас маҗараларга таба юл тотты. Балаларны иҗади да, эшче белгечлекләре дә кызыксындырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: