«Интернет белән ничек дус булырга?» интерактив әңгәмә (6+)

28 майда шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Интернет белән ничек дус булырга?» дигән интерактив әңгәмә уздырды.
Безнең көннәрдә «Бөтендөнья пәрәвезе», мәгълүматлар белән оператив рәвештә алмашырга мөмкинлек биреп, ныклап кулланылышка керде. Шул ук вакытта Интернетны кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһим. 

IMG_20250528_122055_881
IMG_20250528_122100_720
IMG_20250528_122101_242
IMG_20250528_122101_292
IMG_20250528_122101_373
IMG_20250528_122101_506

Чарада катнашучылар онлайн-киңлектә куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен өйрәнде, шикле чыганакларга кергәндә һәм таныш булмаган кулланучылар белән аралашканда сагалап торучы куркынычлар турында күзаллаулар алды. Мавыктыргыч башваткычлар чишелде, «Әйе яки юк», «Киңәш бир» интерактив уеннары үткәрелде, шулай ук мультфильмнар карау аша алган белемнәре ныгытылды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: