«Сугышчы сукмагыннан»: интеллектуаль квест (6+)

21 февраль көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында, Россиянең хәрби көчләре турында «Сугышчы сукмагыннан» дигән интеллектуаль квест уздырды. 

1
23ф.Интеллектуальный квест «Тропою воина» (16 ) (2)
23ф.Интеллектуальный квест «Тропою воина» (16 ) (3)
23ф.Интеллектуальный квест «Тропою воина» (16 ) (4)

Квест-уен 7 этаптан торды. Чара барышында балалар солдатларның ничек итеп хәрби ант бирүе, беренче медицина ярдәмен ничек күрсәтүләре турында белде, «Солдат боткасы» әзерләде, «Куркыныч янау турында кисәтү буенча җыелу», «Снайпер», «Погоннар», «Хәрби атулар» бәйгеләрендә катнашты. «Хәрби техника», «Хәрби һөнәрләр» викториналары сорауларына җавап бирделәр, командаларның капитаннары кечкенә генә «хәрби әзерлек» үттеләр, армия тормышы темасына табышмаклар чиштеләр. Чара электрон презентация, хәрби темага җырлар белән үрелеп барды. Тематик китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: