«Тикшерүне белгечләр алып бара»: интеллектуаль-хокукый уен (12+)

15 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә өлкән сыйныф укучыларын интеллектуаль-хокукый уенга чакырды. Ярыш 6 этаптан торды: «Интеллектуаль баскыч», «Хокукый пиктограмма», «Тарихта калган җинаятьләр», «Кая логика?», «Капчыктагы мәче», «Барысы да уңышлы булыр!».

знатоки
10ф. Следвие ведут знатоки
10ф. (2)
10ф.

Һәр этапны үткән саен, командалар баллар җыйды. Дустанә көндәшлек рухы сизелеп торды! Балалар зур кызыксыну белән катнашты. Алар командада эшли белүләрен, аралашу сәләтләрен күрсәтте, теге яки бу сорау буенча үз фикерләрен белдерде, тормыш хәлләренә бәя бирүдә хокукый белемнәрен гамәли яктан куллану күнекмәләрен үстерде. 

Уен барышында катнашучылар үз күзаллауларын тикшерү белән бергә үзләре өчен яңа мәгълүматлар да туплый алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: