«Бар һөнәрләр дә мөһим, бар һөнәрләр дә кирәкле» Интеллектуаль-танып белү сәгате (6+)

27 февральдә 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен  «Бар һөнәрләр дә мөһим, бар һөнәрләр дә кирәкле» исемле интеллектуаль-танып белү сәгате уздырды.

Чара барышында балалар элекке Россия буенча слайд-экскурсиягә барды, узган гасырларда югалып калган һөнәрләр турында мәгълүмат алды. Кырмыска тотучы, исләр өйрәнүче кебек гадәти булмаган һәм сирәк очрый торган һөнәрләр турында ишетеп, балаларның йөзендә елмаю барлыкка килде.

Чара азагында укучыларны «Һөнәрләр дөньясы» («Радуга профессий») исемле мавыктыргыч уен көтте. Балалар «Детектив», «Табылдыклар бюросы», «Бел әле» һәм «Иң-иң» турларында катнашып, зирәклекләрен һәм фикерли белү сәләтләрен күрсәтте.

Чара «Профессии» мультфильмын карау белән тәмамланды.

 

Поделиться: