«Кызыклы әдәбият» интеллектуаль викторина (6+)

27 май көнне шәһәр үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлегендә, Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган ачык ишекләр көне кысаларында, «Кызыклы әдәбият» дигән интеллектуаль викторина уздырылды.
Ярыш барышында балалар «Әкиятне һәм аның героен таны», «Әкияти әниләр» һ.б. станцияләрне үтеп, актив рәвештә әкиятләрне һәм әкият геройларын танып белде. Укучылар бик теләп уенда катнашты һәм әкият, аларның геройларын яхшы белүләрен күрсәтте.  

уккрнкавравр
20240527_111131
20240527_111330
20240527_111801
20240527_111353
20240527_111702

Әдәби викторина катнашучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштырырга һәм әдәбият өлкәсендә яңа белемнәр алырга ярдәм итте. Иң активлары истәлекле бүләкләргә ия булды. 
Чара азагында кунаклар зур кызыксыну белән «Әкияти әниләр: китаплардан мультфильмнарга» дигән видеороликны карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: