«Конек-горбунок артыннан рус әкиятенә керәбез» интеллектуаль уен (6+)

23 апрельдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен 16 нчы санлы китапханә  «Акыллы егетләр һәм акыллы кызлар» уены формасында «Конек-горбунок артыннан рус әкиятенә керәбез» дигән интеллектуаль уен үткәрде. Кереш әңгәмәдә китапханәче быел П.П. Ершовның тууына 210 ел тулуы, ә «Конёк-горбунок» әкиятен 19 яшендә язуы турында сөйләде. Һәм менә 190 ел инде балалар һәм хәтта өлкәннәр аны бик яратып укый. Шуннан соң катнашучылар ике командага бүленде, аларның һәрберсе үзенә әкият персонажлары белән бәйле исем сайлады һәм уен биремнәрен башкаруга кереште. Уен «Дөрес җавап», «Дөресен генә сөйлә», «Борынгы сүзләр», «Хәйләкәр сораулар», «Бу кемнең сүзләре» дигән биш номинациядән торды. Уенда катнашучылар әкият сюжетына, персонажларга һәм әхлак сабакларына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Сорауларның гадиләре дә, катлаулылары да булды. Балалар, сюжет сызыклары турында фикер алышып һәм үз кичерешләре белән уртаклашып, активлыкларын һәм кызыксынуларын күрсәтте. Бу әкият, үзенең мавыктыргыч тарихы, кабатланмас образлары һәм тере теле белән күп кенә укучылар буыннары йөрәкләрен яулап, рус әдәбиятының чын шедеврына әйләнде.  

фото
фото-2
фото-3
фото-4
фото-5
фото-8

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: