«TATARстан: синең уңыш коды» интеллектуаль уены (12+)

8 октябрьдә Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен «TATARстан: синең уңыш коды» дигән интеллектуаль уен үткәрде.
Чара башында катнашучылар туган як тарихына һәм мәдәниятенә кереп чумды: Татарстан Республикасы, аның халыклары, шәһәрләре һәм күренекле урыннары турында күп кенә яңа мәгълүматлар белде.
Очрашуның нигезендә эрудитлар батллы иде. Студентлар республиканың тарихи битләренә, Татарстанның күпмилләтле халкына, татар халкының мәдәниятенә һәм башка темаларга багышланган сорауларга актив җавап бирде. Катнашучылар иҗади сәләтләрен дә күрсәтте: җырлар җырлады, биеде, шулай ук пазллардан матур милли бизәкләр һәм орнаментлар җыйды.
Чара бай, файдалы һәм чын-чынлап беерләштерүче булды. 

Поделиться: