«TATARстан: уңыш коды» интеллектуаль уены (12+)

21 гыйнварда шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре студентлар өчен «TATARстан: уңыш коды» дигән интеллектуаль уен уздырды.
Чара башында катнашучылар туган як тарихы һәм мәдәниятенә кереп чумды: Татарстан Республикасы, аның халыклары, шәһәрләре һәм күренекле урыннары турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды.  

02af8f3c-3865-4ed2-8095-b5312e2e7973
3d86cf48-7e7c-42fb-bf3d-12467ff65f68
6b1194e3-121a-4460-a7ea-12deea148d67
93e13843-923e-4571-88e4-a07ea8ce918f
27c54b94-5c78-4d10-a3a0-015b6ebe8d58

Очрашуның төп нигезе эрудитлар арасында мавыктыргыч батл булды. Студентлар республиканың тарихи битләренә; Татарстанның күпмилләтле колоритына, татар халкының мәдәниятенә һәм башка темаларга багышланган сорауларга актив җавап бирде. Катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте: җырлар җырлады, биеде, шулай ук пазллардан матур милли бизәкләрне җыйды. 
Чара бик бай, файдалы һәм чын-чынлап берләштерүче булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: