«Туган җирнең милли җырлары»: интеллектуаль уен (12+)

19 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә «Туган җирнең милли җырлары» дигән интеллектуаль уен үтте.

родной
223ф. по Пушкинской карте Интел. игра Родной земли многоголосие
223ф. по Пушкинской карте Интел. игра Родной земли многоголосие (4)
223ф. по Пушкинской карте Интел. игра Родной земли многоголосие (3)
223ф. по Пушкинской карте Интел. игра Родной земли многоголосие (5)
223ф. по Пушкинской карте Интел. игра Родной земли многоголосие (6)

Уен 6 раундтан торды: «Аз гына барысы да», «Танылган кешеләр» (Фотосораулар), «Музыкаль- театраль», «Әдәби хәзинә», «Татарстанның күренекле урыннары», «Татар милли бәйрәмнәре», аларның һәрберсендә кунаклар, төрле биремнәр үтәп, пазл кисәкләре алды. 

Чара вакытында катнашучылар исемнәре мәңгелеккә республика тарихына уелып калган шәхесләр һәм татар халкының милли сәнгать мирасы белән танышты. 

Балалар, ике командага бүленеп, брейн-рингта ярышты һәм туган як тарихы буенча үз белемнәрен күрсәтте. Уен Татарстан Республикасы рәсемен җыю белән тәмамланды. Очрашу дустанә рухта узды. Катнашучылар зур кызыксыну һәм теләк белән тәкъдим ителгән биремнәрне үтәде. Уенга нәтиҗә ясап, бу уенда кем җиңүе мөһим түгел, ә балалар өчен күбрәк аралашу, командада эшләү, уңай хис-кичерешләр әһәмиятлерәк дип әйтергә мөмкин. 

Чара Пушкин картасы буенча үткәрелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: