«Әкияти Лукоморье юллары буйлап» интеллектуаль уен (0+)

6 июнь көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Әкияти Лукоморье юллары буйлап» дигән интеллектуаль уен уздырды.  Балалар А.С. Пушкин тормышыннан кызыклы фактларны ишетте, бөек шагыйрьгә бөтендөнья буенча танылу алып килгән иң яхшы әсәрләрен искә төшерде. Алга таба укучылар уен шартлары белән танышты һәм әдәби станцияләр буенча юл тотты. Һәр этапта аларга төрле биремнәр үтәргә кирәк булды: викторина сорауларына җавап бирергә, шигырьләр укырга, пазллар җыярга, иллюстрацияләр буенча әкиятләрне танырга, Пушкинның танылган әсәрләрендәге әйтелгән сүзләрнең азагын искә төшерергә һ.б.

12 филиалке
Квест 1
Квест 2
Квест 3
Квест 4
Квест 5

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: