«Ул сугыш турында, ул җиңү турында» интеллектуаль уен (12+)

3 февральдә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Ул сугыш турында, ул җиңү турында» дигән интеллектуаль уен үткәрде. 

5
4
3
2
1
Уен «Күнегү», «Бөек кешеләр», «Бөек Ватан сугышы елларында иҗат», «Ребуслар» дигән 4 раундтан торды. Балаларга билгеле бер вакыт эчендә сорауларга дөрес итеп җавап бирергә туры килде. Уен азагында баллар саналды, һәм иң зур нәтиҗәгә ирешкән команда җиңүче булды.
Уенда катнашучыларга логик фикерләү сәләтен, билгеле бер вакыт эчендә карар кабул итә белүләрен, һәм шулай ук командада эшли белүләрен күрсәтергә туры килде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: