«Минем илем. Минем Россия» интеллектуаль уен (12+)
14
Март 2024
Пәнҗешәмбе
14 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Минем илем. Минем Россия» дигән интеллектуаль уен узды. Уенда рус халкының көнкүреш тормышы, Россия символлары, космонавтика, шагыйрьләр, рәссамнар, тарихи шәхесләр, Бөек Ватан сугышы һ.б. турында сораулар тәкъдим ителде. Бер сорауны уйлау өчен 30 дан алып 60 секундка кадәр вакыт бирелде, һәм шушы вакыт эчендә команда дөрес җавап бирергә тиеш булды. Уен азагында баллар саналды, һәм иң күп нәтиҗәләргә ирешкән команда җиңүче дип табылды. |