«Әдәби синтез» интеллектуаль уен (12+)

11 ноябряьдә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен «Әдәби синтез» дигән интеллектуаль уен үткәрде.

1литснит11.11.25
2литсинт11.11.25
3литсинт11.11.25
4литсинт11.11.25
5литсинт11.11.25

Әзерлек этабында катнашучылар командаларга бүленде, алиһә сайлады һәм исем уйлап тапты. Беренче турда уенчылар, «баш мие һөҗүмен» кулланып, сайланган төсләр һәм төсмерләргә ассоциатив рәт төзеде һәм аннан шигырьләр язды. Икенче турда көндәшләр көз турында шигырьләргә анализ ясады. Киләсе турларда ярышчылар өчен җырларның тәрҗемәсеннән өзекләргә ияреп, чит ил хитларын белүләрен күрсәтү; көндәш команда биргән мәгълүматлар буенча текст ясаучы нейрочелтәр ролендә булып карау мөмкинлекләре тудырылды.
Балалар барлык биремнәрне җиңеп чыкты, көн буена җитәрлек яхшы кәеф туплады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: