«Извилиум» интеллектуаль уен (12+)

26 март көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен «Извилиум» интеллектуаль уены уздырды. Чара үз эченә күптөрле кызыклы, логик һәм шул ук вакытта гади сораулар һәм табышмакларны алды. Уен балаларның төрле темаларда тапкырлыгын һәм белемнәрен ачыклауга, шулай ук командада эшли белүләрен һәм җитезлекләрен күрсәтүгә юнәлдерелде. 

кпкуепкупфпффффффф
Интеллектуальная игра Извилиум
Интеллектуальная игра Извилиум1
Интеллектуальная игра Извилиум2
Интеллектуальная игра Извилиум3
Интеллектуальная игра Извилиум4
Интеллектуальная игра Извилиум5
Интеллектуальная игра Извилиум7
Интеллектуальная игра Извилиум8
Интеллектуальная игра Извилиум9
Интеллектуальная игра Извилиум10

Интеллектуаль уен «Команданы тәкъдим итү», «Күнегүләр туры», «Грамматик арифметика», «Анаграммалар», «Сорау-җавап» һ.б. раундлардан торды. Шулай ук укучылар зур кызыксыну һәм азарт белән ярышу рухында «Чынмы, ялганмы?» һәм командалар капитаннары арасында «Супер-блиц» видеовикториналар сорауларына җавап бирде. Командаларга сораулар язылган карточкалар таратылды, аларда җавапларны яздылар, ә капитаннар, әзер булганнан соң, аларны укыды. Уенчылар игътибар белән сорауларны тыңлады, фикер алышуда актив катнашты, фикерләү тизлеген һәм тапкырлыкларын күрсәтте, һәм барлык биремнәрне менә дигән итеп җиңеп чыкты! Чара азагында нәтиҗәләр чыгарылды һәм барлык командалар лаеклы рәвештә «Белгечләр» исеменә ия булды. Уенда катнашучылар бик күп уңай хис-кичерешләр алды, белемнәрен ныгытты, шулай ук яңа мәгълүматлар алды һәм яхшы кәеф белән кайтып китте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: