«Тарих шәхесләрдә» интеллектуаль уены (6+)

24 мартата 8 нче санлы балалар китапханәсе укучылар өчен «Тарих шәхесләрдә» дигән интеллектуаль уены уздырды. 
Уен «Даталар һәм вакыйгалар», «Блиц-сораштыру», «Шифрланган сүз», «Исемнәр», «Барысы турында да аз гына» дигән берничә турдан торды. Чарада катнашучылар һәр этапны зур кызыксыну белән үтте. 

1 IMG_3832
2 IMG_3834
3 IMG_3831
4 IMG_3835

Малайлар һәм кызлар азарт белән ребуслар чиште, викторина сорауларына җавап бирде, сүзләр төзеде, «кара конвертта» әйберләрне белде. Интеллектуаль биремнәр үтәп, алар үзләре өчен тарих турында яңа мәгълүмат алды. Катлаулы сорауларга җавап биреп, анда катнашучыларга үз эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, чикләнгән вакыт эчендә гадәти булмаган хәлләрдә карар кабул итә белүләрен күрсәтергә кирәк булды. «Тарих шәхесләрдә» уены балаларга шатлык һәм канәгатьлек бирде, интеллектуаль эшчәнлеккә кызыксыну булдырды, аларда үз дигәнендә нык торучан, тапкыр, зирәк булу теләге уятты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: