«Һөнәрләр әлифбасы» интеллектуаль уен (12+)
19
Март 2024
Сишәмбе
18 март көнне шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре укучылар өчен киләчәктә һөнәр сайлауга багышланган «Һөнәрләр әлифбасы» дигән интеллектуаль уен уздырды. Балалар бай һөнәрләр дөньясы белән танышты. Катнашучылар биремнәр үтәде, «һөнәри» башваткычлар чиште. Чара барышында аларга кызыклы фактлар, көтелмәгән гаҗәеп сюжетлы логик уеннар очрады. Шуның өстенә белемнәре һәм тапкырлыклары укучыларга үзләрен кызыксындырган белгечлекләрнең уңай һәм тискәре якларын ныклап өйрәнергә ярдәм итте. Чара азагында төрле һөнәрләр турында видеороликлар күрсәтелде. |