«Хокуклар иленә сәяхәт» интеллект-әңгәмә (6+)

Һәр бала үз хокукларын һәм вазифаларын белергә тиеш. Хокуклар шәхси кызыксынуларны якларга, ә вазифалар кылган гамәлләр өчен җаваплылык тоярга мәҗбүр итә. 12 декабрьдә 16 нчы санлы китапханә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Хокуклар иленә сәяхәт» дигән интеллект-әңгәмә уздырды.

IMG_20251212_161011
IMG-20251213-WA0004
IMG-20251213-WA0006(1)

Чарада балалар хокуклар иленә юл тотты һәм үз хокук-вазифаларын турында белде, илнең төп законы –  һәр гражданинның хокуклары һәм иреге язылган Россия Федеравциясе Конституциясе белән танышты. Чара азагында «Әкият геройларының хокуклары» дигән мавыктыргыч викторина ярдәмендә балалар әкият персонажының ниди хокуклары бозылган булуын ачыкланды. Очрашуда катнашучылар үз хокукларыңны белү файдалы гына түгел, ә бик кызыклы да дигән нәтиҗә ясады! 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: