«Сәламәтлек турында без нәрсә беләбез?» мәгълүмати досье (12+)

24 февральдә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныфлылар өчен «Сәламәтлек турында без нәрсә беләбез?» дигән мәгълүмат досьесы уздырды. Чара башында яшьләр сәламәтлеккә нинди факторлар уңай тәэсир итүе, ә кайсылары аны һәлак итүе турында фикер алышты. Китапханәче балаларга хәзерге замандагы көчле тәэсир ясаучы матдәләр – психостимуляторларның зарары, беренче чиратта, аларга яшьләр арасында популяр булган энергетик эчемлекләр керүе турында сөйләде. Яшүсмерләр «Велнес» исеме астында сәламәт тормыш рәвешенең заманча концепциясе турында белде. Бу үз интеллектуаль һәм физик сәламәтлегең, рухи тотрыклылык һәм эмоциональ халәтең турында аңлы рәвештә кайгырту. 

Чараның икенче өлешендә яшьләр «Язучылар сәламәтлек турында» уенында рус классикларының цитаталарын таныды, «Сәламәтлек әлифбасы» бәйгесендә күзаллауларын һәм зирәклекләрен күрсәтте һәм «Гадәти булмаган дарулар» викторинасында әдәби әсәрләрне искә төшерде.
Балалар сәламәтлекне саклау өчен физик активлык һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту гына түгел, ә аңлы рәвештә сәламәт тормыш рәвеше алып бару да кирәк дигән нәтиҗә ясады. 

Поделиться: