Бөек Ватан сугышы тарихы – батырлык тарихы (6+)

22 июнь, Хәтер һәм дан көнендә, Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел булу уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсендә мәктәп яны лагере балалары өчен «Бөек Ватан сугышы тарихы – батырлык тарихы» дигән мәгълүмат дайджесты үтте.

фото
IMG-20210623-WA0007
IMG-20210623-WA0014
IMG-20210623-WA0015

Чара «Мәңгелек батырлык» электрон презентациясендә тәкъдим ителгән шул чорны чагылдыручы фотоларга нигезләнеп алып барылды. Балалар зур кызыксыну белән сугышның беренче көннәрендәге фаҗигале вакыйгалар турында әңгәмәгә кушылды һәм бик теләп бу өлкәдәге үз белемнәре белән уртаклашты. Сугыш башланыр алдыннан каникулларга киткән һәм ата-аналарыннан еракта калырга мәҗбүр булган балалар турында мәгълүмат беркемне дә битараф калдырмады. Барысы бергә герой шәһәрләр исемнәрен һәм алар күрсәткән батырлыклар турында искә төшерделәр. Озак вакыт дошман камалышында яшәгән герой шәһәр Ленинградка аерым игътибар бирелде. Укучылар блокадада калган каланың яшәүчеләре өстенә төшкән авыр сынаулар, совет солдатларының Ленинградны саклавы турында белде. Шулай ук балалар презентациядәге фотолардан яшьтәшләренең, өлкәннәр белән бер сафта госпитальләрдә, заводларда һәм һава оборонасы отрядларында эшләп, туган калалары өчен көрәшүдә нинди зур роль уйнавын күрде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: