«Тел ул – милләт байлыгы» Мәгълүмат сәгате (12+)  

20 февраль көнне 15 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көне уңаеннан «Тел ул – милләт байлыгы» исемле мәгълүмат сәгате уздырды.

Дәреснең башы Туган тел көнен бәйрәм итү тарихына багышланды: балалар бу бәйрәмнең кайларда билгеләп үтелүе, аның барлыкка килү сәбәпләре, дөньяда никадәр тел бар, алар күпме яши һәм ни өчен үз милләте өчен җан атучы һәрбер кешегә боларны истә тоту мөһимлеге турында мәгълүмат алды. Яшүсмерләр бик теләп өч телдә – рус, татар, инглиз телләрендә алып барылган уенда белемнәрен тикшереп карады һәм яшь филологлар буларак үзләрен күрсәтте. «Закончи высказывание», «Парын тап», «My school» уеннары актлар залындагы халыкны бер командага берләштерде: укучылар мәкаль, әйтем һәм гыйбарәләрне искә төшерде, татар һәм инглиз телләрендә сүзләрнең парын тапты.

Чара барышында укучылар рус, татар һәм инглиз телендә шигырьләр сөйләде, аларда һәр телнең үзенчәлекле якларын ачты. Әлеге мәгълүмат сәгате илебездә яшәүче барлык халыклар дус һәм тату яши, бер-берсенең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәт итә, ә милли телләр үзара тыгыз бәйләнгән булуы хакында тагын бер тапкыр балаларның исенә төшерде.  Туган тел – ул байлык, шуңа күрә аны кадерләп сакларга, аңа хөрмәт белән карарга, сөйләм телен ямьсез һәм мәгънәсез сүзләр белән пычратмаска һәм башка халыкларның телләрен хөрмәт итәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясалды дәрестә.

Чара шагыйрә Вера Хәмидуллина язган халыклар дуслыгы Гимнын тыңлау белән тәмамланды.

Поделиться: