«Кызыклы һәм куркынычсыз интернет» Мәгълүмати уен (6+)

8 февральдә 6 нчы санлы китапханә, Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Кызыклы һәм куркынычсыз интернет» исемле мәгълүмати уен уздырды.

Вместе наша сила
Интересный вопрос
Проверим наши знания

Чара башында балалар «Безгә интернет кирәкме?» дип исемләнгән сорау-җавап нәтиҗәләре белән танышты.

«Куркынычсыз интернет» презентациясен карап, Интернет челтәрендә безне нинди куркыныч сагалап торырга мөмкинлеген, нәрсәдән һәм ничек сакланырга кирәклеген ачыкладылар. Укучылар өчен интерактив мәгълүмати уен бигрәк тә кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Аның ярдәмендә балалар мультфильм геройларына электрон почта, сайтлар, интернеттагы вируслар һәм аралашуда килеп чыккан төрле кыен хәлләрдән чыгарга булышты. Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Соңыннан кагыйдәләр белән чагыштырып, интерактив уен нәтиҗәләре буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: