«Пенсионерның хокукый кыры» мәгълүмати ликбез (12+)

24 октябрьдә 15 нче санлы китапханә каршындагы «Чишмә» аралашу клубында «Пенсионерның хокукый кыры» дигән мәгълүмати ликбез узды. 
Пенсионерлар җәмгыятьнең иң яклаучысыз һәм социаль яктан зәгыйфь өлешен тәшкил итә. Һәм законнарны белеп җиткермәү сәбәпле, еш кына аферистлар һәм мошенниклар корбаны булалар. Өлкән яшьтәге гражданнарның күпчелек өлеше үз хокуклары һәм шул хокукларны якларга тиешле законнар турында шактый томанлы күзаллаулар белән яшиләр.  

IMG_20251024_142214
IMG-20251024-WA0030

Чара барышында катнашучылар төрле аспектларда пенсия яшендәге гражданнар хокуклары турында мөһим мәгълүмат белән танышты. Шулай ук тыңлаучыларга хәзерге заманда нинди мошенниклар схемалары кулланылуы турында сөйләделәр. Өлкән буын вәкилләренә тәнкыйди фикерләү, мәгълүматны яңадан тикшереп карау гадәте булдыру һәм уйланылган финанс карарлары кылу турында тәкъдимнәр бирелде. 
Мондый чаралар оештыру, пенсионерлар ихитыяҗларына игътибар итүне ассызыклап һәм аларның тавышлары ишетелгәненә ышанычны ныгытып, җәмгыять тормышында мөһим роль уйнауны дәвам итә. Китапханә, белем һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы буларак, өлкән гражданнарның хокукларын яклау эшендә һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуда тугры хезмәттәшлек итүен дәвам итә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: